Казанда «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырдылар

Рөстәм Миңнеханов билгеләде үткәнчә, аларның барысы да «Ел хатын-кызы» бәйгесе җиңүчеләре.

(Казан, 7 март, «Татар-информ, Зилә Мөбәрәкшина). Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале тапшырылды. Медаль ияләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале белән: Емелина Татьяна Андреевна (Казан шәһәре); Фокина Зоя Семеновна (Казан шәһәре); Лопатина Екатерина Насыйбулла кызы (Казан шәһәре); Әхмәдиева Әминә Гаязовна (Казан шәһәре); Салихова Хатирә Фазыл кызы (Кукмара районы); Моисеева Анна Ивановна (Зәй районы); Вуколова Вера Борисовна (Лениногорск районы); Хөсәенова Зәйтүнә Борһан кызы (Казан шәһәре); Шәфигуллина Әминә Малик кызы (Казан шәһәре); Кречина Нина Павловна (Казан шәһәре); Сабирова Фәния Шәймулла кызы (Саба районы); Сатыбалова Унеслу Сидулловна (Әлмәт районы) бүләкләнде.

«Әлеге медальгә ия булган барлык кешеләр дә „Ел хатын-кызы“ бәйгесе җиңүчеләре», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Тантаналы чарада Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» камера оркестры, Татарстанның халык һәм атказанган артистлары, бию һәм җыр коллективлары катнашты.