Әгълиуллин теркәлгән хокукта булмаган милекне инвентаризацияләү барышын сөйләде

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы районнарда объектлар буенча мәгълүмат җыю эшен көчәйтергә чакырды.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Теркәлгән хокукта булмаган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Министр хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә барлык җирлекләр буенча да диярлек мәгълүмат җыелган, әмма бирелгән мәгълүматларны җентекләп анализлау нәтиҗәсендә күчемсез милек объектлары буенча мәгълүматларның шактый өлеше тутырылмаган.

Докладчы инвентаризацияләү буенча эш кайбер районнарда алып барылмый диярлек, ә кайберләрендә — сузыла, диде. Шуңа бәйле рәвештә министр муниципалитетларны бу юнәлештә эшне активлаштырырга чакырды.

Теркәлгән хокукта булмаган объектларның төп төркемнәренә хуҗасыз, ташландык күчемсез милек объектлары; элек хокуклары булып югалган яки хокукларны рәсмиләштерү стадиясендә булган объектлар; билгесез сәбәпләр аркасында документларны рәсмиләштермәгән гражданнар файдалануындагы күчемсез милек объектлары; федераль, төбәк яки муниципаль милек объектларында булган җир кишәрлекләре һәм башкалар керә.

Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, бу өлкәдә законнарны камилләштерү буенча эш алып барыла. Ул инвентаризация барышында гражданнарның җиргә һәм торак йортка хокук билгели торган документлары булмаган һәм ул аларның бердәнбер яшәү урыны булып торган очраклар ачыклануы турында сөйләде. Шуңа бәйле рәвештә министрлык җир кишәрлекләрен гражданнар милкенә бушлай бирү мөмкинлеген күздә тоткан закон проектын эшләгән.