Татарлар Сахалинда яшәүчеләрне үз традицияләре белән таныштырды

Сахалин татарларының якын планнарында - аларның утраудагы тормыш үзенчәлекләре турында китап чыгару.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Көньяк Сахалинда татар мәдәнияте көннәре узды. Концерт һәм мастер-классларга Себер һәм Ерак Көнчыгыш татар диаспораларының 40ка якын вәкиле килде. Милли стильдә кәгазь эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс иң кызыксындыргыч тамашаларның берсе булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көньяк Сахалинск шәһәренең 19нчы мәктәбе волонтерлары мастер-класста традицион татар аяк киеме - читек ясадылар. Аларны матур элемент — лалә чәчәге төшерелгән төсле кәгазьдән ясыйлар, ул яңа тормышны символлаштыра.

Татар мәдәнияте бай тарихка ия. 21 гасырда аны яңа буынга тапшыру мөһим. Моның өчен, гадәттәгечә, Сахалин өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уза.

«Кече буын үзенең күршесе турында белүе бик шәп. Татарлар Сахалинга 1922 елда килгәннәр, монда алтынчы буын татарлар яши. Әмма, кызганыч, без инде аз, 5 меңгә якын гына», — дип сөйләде Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитова.

Приморье крае татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рамил Килмөхәммәтов алардан, мәсәлән, милләтара һәм мәдәниятара хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә, өйрәнерлек нәрсәләр бар, дип билгеләп үтте. Бары тик тере хезмәттәшлек аша гына башка халыкларның телен, мәдәниятен аңларга мөмкин, диде ул.

Сахалин татарларының якын планнарында - аларның утраудагы тормыш үзенчәлекләре турында китап чыгару.