Чирмешән районында тула басарга өйрәнәләр

Әлеге йоннан ясалган әйберләр кипкәндә дүрт үлчәмгә кечерәя икән.

(Чирмешән, 7 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәндә “аккалфаклылар” район инвалидлар җәмгыяте бинасында җыелып, тула басу тәртибе белән таныштылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Түбән Чегодай авыл мәдәният йорты мөдире Гүзәл Хәмидуллина мастер-класс күрсәтте. Ул элекке буын кешеләреннән үзгә, заманча әйберләр эшләү белән шөгыльләнә. Бүген кунакларга башмак ясап күрсәтте.

Эш өчен язгы сарык йоны кирәк. Тик аны кулланырлык чимал иткәнче байтак хезмәт таләп ителә. Иң элек йонны сак кына юып киптерергә кирәк, аннан соң тетәргә. Останың бәләкәй генә йон тетү станогы да бар. Ул бу процессны да күрсәтте. Аннан соң менә шул йоннан башмак өчен материал әзерләде һәм аны калыпка салып башмак формасы ясады.

Әлеге йоннан ясалган әйберләр кипкәндә дүрт үлчәмгә кечерәя икән. Эшкә керешкәнче моны да исәпкә алырга кирәк, аннан соң, кабат дымланса да, бүтән утырмый ди. Йонга төрле җепләр кушып бизәкләр, хәтта чәчәкләр дә ясарга мөмкин.

Гүзәл төсле җепләр кушып косынка, бизәнү әйберләре салу өчен бәләкәй сумка, башмаклар һәм башка кирәк-ярак та ясаган. Ул электр йон тетү станогы алу, төрле әйберләр ясап тәкъдим итү турында да хыяллана.

Бу көнне “Ак калфак” оешмасының район бүлеге активистлары калфак тегү һәм чигү серләренә дә өйрәнделәр.