Казаннан Барнаулга беренче рейс ясалды

2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты алдыннан Алтай крае башкаласына яңа маршрут ачылды.
(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Казаннан Барнаулга беренче рейс ясалды Бу хактагы мәгълүмат Барнаулның “Амител” сайтына урнаштырылган.Казаннан очкан самолет Барнаулның Герман Титов исемендәге аэропортына төште. Бу рейста бары ике кеше генә булган. Казанга 15 пассажир очкан.Маршрутның озынлыгы 2 мең 210 чакрым тәшкил итә.Рейсны 50 пассажирга исәпләнгән Bombardier CRJ200 һава судносы башкара.Беренче вакытта “ЮВТ Аэро” компаниясе атнага бер генә тапкыр самолет җибәрәчәк, ә 1 майдан 31 августка кадәр ике рейс ясалачак. 2018 елда 60 пар рейс планлаштырылган.Яңа маршрутны Росавиация, Татарстан Республикасы һәм Алтай крае финанслаган. Гомуми финанслау күләме 40 млн сум тәшкил иткән.2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты алдыннан бу рейсны гамәлгә кую турындагы карарны Татарстан Республикасы һәм Алтай крае кабул иткән.