“Руль артында хатын-кыз” проектында – Ләйлә Фазлыева

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, эштән буш вакытта, машина йөртә

  (Казан, 7 март, «Татар-информ»). “Татар-информ” МА бәйрәм алдыннан “Руль артында хатын-кыз” махсус проектын дәвам итә. Бу юлы проектта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыева катнаша.
“1999 елда машина йөртү таныклыгы алдым, ул минем машина йөртү сыйфатына йогынты ясамады. Мин экстремаль шартларда йөртү тәҗрибәсенә ия, махсус курслар уздым. Эштән буш вакытта, үз эшләрем буенча машинада йөрим.
Машина йөртү тарихымда кызыклы очрак бар. Кышын әти-әни белән дачага барырга булдык. Бу көн минем өчен чын Ватанны саклаучылар көне булды, чөнки мин, карга кереп баткан, 4 ир-егетнең автомобилен тарттырып чыгардым. Аннары үзем белән горурланып йөрдем”.