Казан отельләренең туристлар белән тулылыгы 40 проценттан түбән

“Туризм буенча агентлык белән берлектә, тискәре вәзгыятьне уңай якка хәл итүгә ирешербез дип өметләнәм”, - дип белдерде Зөфәр Гаязов

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Гыйнвар аенда, Яңа ел каникуллары чорында Казан отельләре туристлар белән тулы булса да, февраль ае-март башында кунакханәләргә урнашучы туристларның бик "сыек" булуы күзәтелә. Бу хакта бүген журналистларга “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казан отельләренең туристлар белән тулылыгы 40 проценттан түбән. “Бу бизнес үсешенең нульгә тәңгәл варианты. Әмма без оптимист, Туризм буенча агентлык белән берлектә, барлык проблемаларны хәл итүгә, тискәре вәзгыятьне уңай якка үзгәртүгә ирешербез дип өметләнәм. Март ае алга таба уңышлырак булыр дип ышанабыз”, - диде Зөфәр Гаязов.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә ассоциациягә Казан отельләренең 80 проценты керә.