Узган атнада Татарстанда 4 килограмм терекөмеш табылган

Узган атнада Татарстанда 4 килограмм терекөмеш табылган

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Узган шимбәдә Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары Түбән Каманың бер торак йортыннан полиэтилен савытта 4 килограмм терекөмеш тапкан. Бу узган атнада куркыныч химик матдәнең зур күләмдә икенче тапкыр табылуы.

Искә төшереп үтәбез, ике көн элек Әлмәт районының Яңа Надыр авылының элекке урта мәктәбе бинасында 3 килограмм терекөмеш табылган иде. Ике очракта да әлеге матдә юкка чыгару өчен алынган, зыян күрүчеләр юк.