Башкортстан Курган өлкәсе делегациясен кабул итте

Башкортстан Курган өлкәсе делегациясен кабул итте

(Уфа, 7 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Узган атна азагында Башкортстанда Курган өлкәсе делегациясе эш сәфәре белән булды. Әлеге делегация составында өлкәнең рәсми җитәкчеләре белән бергә Курган өлкәсе башкортлары корылтае һәм башка милли оешма әгъзалары да бар иде. Мәгълүм ки, Курган өлкәсендә күп кенә татарлар белән башкортлар да яши. Аларның милли оешмалары соңгы елларда үз эшчәнлеген шактый активлаштырды. Татарстан белән Башкортстан ягыннан игътибар һәм матди ярдәмнең артуы да моңа этәргеч биргәндер, мөгаен.

Башкортстан белән Курган өлкәсен элек-электән үзара тыгыз икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек җепләре бәйли. Советлар Берлеге елларында да ике арада бәйләнешләр ныклы иде. Ә соңгы елларда үзара элемтәләрне хөкүмәтара килешүләр белән дә ныгыткач, ике якка да файда китерүче алыш-биреш һәм мәдәни багланышлар бермә-бер артты, билгеле.

Курган өлкәсе делегациясенең Уфага әлеге килүе дә әнә шул тыгыз хезмәттәшлекне тагын да ныграк җанландырып җибәрү максатын күз алдында тота. Башкортстан хөкүмәте башлыгы Рафаэль Байдәүләтов Курган өлкәсеннән килгән кунакларны кабул итеп сөйләшүләр алып барды. Соңыннан ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында 2003 елда төзелгән хөкүмәтара Килешүне тормышка ашыруның чираттагы бурычлары буенча планнар беркетмәсе имзаланды. Әлеге ниятләр, нигездә, гуманитар өлкәләрдәге үзара хезмәттәшлекне күз уңында тота. Килешүнең беркетмәсенә Башкортстан ягыннан премьер-министр урынбасары Хәләф Ишморатов, ә Курган делегациясе тарафыннан өлкә губернаторы урынбасары Александр Мазеин култамгаларын салды. Үзара килешү Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез өчен Башкортстан уку йортларында махсус урыннар булдыруны, мәдәният өлкәсендә бергәләп бик күп чаралар уздыруны һәм башка бик күп хәстәрлекләрне үз эченә ала.

Курган делегациясе әлеге сәфәр барышында Башкортстанның кайбер эре ширкәтләрендә һәм оешмаларында булып, аларның эшчәнлеге белән дә танышты. А.Мазеин сүзләренчә, ике төбәк арасында икътисадый бәйләнешләрне бермә-бер арттыру өчен бик күп мөмкинлекләр бар, һәм аларны файдаланмау хата булыр иде.