Аның исеме халык күңелендә яши

Аның исеме халык күңелендә яши

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Бүген татар халкының күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим һәм милләтпәрвар шәхес, Татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты Марат Әбдрәсул улы Мөлековның тууына 75 ел тула. Бу уңайдан милли җәмгыятьләр берлеге — Милли шура шимбә көнне БТК Башкарма комитеты бинасының утырышлар залында «Хәзерге сәяси вәзгыять һәм татар милли хәрәкәтенең бурычлары» дигән темага татар зыялылары җыены уздырды. Очрашуда Татарстан районнарыннан гына түгел, ә Башкортстаннан һәм башка төбәкләрдән дә Марат Мөлековның фикердәшләре һәм көрәштәшләре, галимнәр һәм язучылар, милли хәрәкәт активистлары, шулай ук милләтпәрвар шәхеснең ике улы һәм якыннары катнашты. Җыенда катнашучыларга үзенең уй-фикерләрен юллап, тәбрикләү телеграммасын Төркиядән Гаяз Исхакыйның көрәштәше, күренекле милләтпәрвар Али Акыш та җибәргән иде.

Марат Мөлеков татар халкының милли аңын уятуда үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Аның эшчәнлегенә бәя биреп, 1997 елның 29 августында узган II Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев болай дигән иде: «Татарларның үзаңын уятуда милли хәрәкәтләр дә зур роль уйный. Минем арабыздан вакытсыз киткән Марат Мөлековны рәхмәт сүзләре белән искә аласым килә. Дистә елга якын ул Татар иҗтимагый үзәген җитәкләде. Бу фидакарь җан татар халкы мәнфәгатьләрен тирән кайгыртучы, милләтебезне тизрәк торгызу өчен җан атып йөрүче шәхес буларак хәтердә калыр».

Җыенда катнашучылар Марат Мөлеков турында үзләренең истәлекләре белән уртаклашып кына калмады, ә бүгенге вәзгыять һәм милли хәрәкәтнең алда торган бурычлары турында да сүз алып барды. Игътибар үзәгендә татар милли хәрәкәтенең казанышлары һәм югалтулары, халыкның милли аңын һәм рухын үстерү буенча фикерләр, милли оешмаларны берләштерү чаралары һәм БТИҮнең киләчәк язмышы, закон кысаларында урыннарда татарларның җирле үзидарәләрен оештыру, татар хәрәкәтен Россия халыклары милли хәрәкәтләре белән берләштерү юллары, телләр турындагы законны тормышка ашыруның торышы һәм латин графикасына кайтуны халыкара оешмаларда яклау ысуллары кебек мөһим мәсьәләләр дә булды. Җыенда катнашучылар шулай ук Марат Мөлековның якты истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәре белән республиканың хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә дә карар кылды.

Бүген кич Марат Мөлековның тууына 75 ел тулуга багышланган чаралар БТИҮ бинасының утырышлар залында уздырыла.