news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан вакыйгалы туризм өлкәсендә Россия төбәкләре арасында икенче урынны алды

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вакыйгалы туризмны үстерүгә керткән зур өлеше өчен бүләкләнде.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Республикасы Russian event awards 2012-2020 премиясе версиясе буенча вакыйгалы туризм өлкәсендә Россия төбәкләре арасында икенче урынга лаек булды. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов шулай дип белдерде.

«Премияләр безгә координаталар системасында кайда урнашуыбызны аңларга мөмкинлек бирә һәм тагын да күбрәк эшләргә этәрә. Шулай да туристлар саны, аларның без күрсәткән хезмәтләрдән канәгать булу-булмавы һәм республикабызга кабат сәяхәт кылуы безнең өчен төп күрсәткечләр булып кала», - диде Сергей Иванов.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вакыйгалы туризмны үстерүгә керткән зур өлеше өчен бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100