news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закировка дәүләт бүләге тапшырдылар

«Исемлектә Гаяз хәзрәт Закировның да булуы — безнең өчен зур горурлык», - ди яза Түбән Новгород татарлары.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, регион хөкүмәтенең Иҗтимагый па­латасы әгъзасы Гаяз хәзрәт Закировка «Түбән Новгородның 800 еллыгы истәлегенә» дигән юби­лей медален тапшырдылар.

Түбән Новогород губернаторы Глеб Никитин 30 ноябрь көнне Рукавишниковлар утарында узган тантаналы ча­рада төбәк тормышында зур роль уйнаган сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары вәкилләре, медиклар һәм аграр юнәлеш белгечләренә «Түбән Новгородның 800 еллыгы истәлегенә» дигән юби­лей медальләре тапшырган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Шушы дәүләт бүләгенә ия булучылар арасында өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, регион хөкүмәтенең Иҗтимагый па­латасы әгъзасы Гаяз хәзрәт Закировның да булуы — безнең өчен зур горурлык. Без, үз чиратыбызда, рухи лидерыбыз Гаяз хәзрәтне чын күңелдән шушы югары бүләккә ия булуы белән котлыйбыз, халкыбыз һәм төбәгебез файдасына куйган фидакарь хезмәтендә уңышлар телибез», — дип яза Румия Хәмзина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100