news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә: Литвада ике мөфтиятнең барлыкка килүе татар җәмгыятенең аерымлашуына этәрә

«Татар җәмгыяте Литвада болай да бердәм түгел», — ди Галина Мишкинене.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Вильнюс университетының гуманитар фәннәре докторы Галина Мишкинене фикеренчә, Литвада ике мөфтият барлыкка килү сәбәпле, татар җәмгыятьләре аерымлаша.

«Ике ел ярым элек бездә ике мөфтият барлыкка килде. 1990 елларда барлыкка килгән беренче мөфтият теоретик яктан татарларны берләштерергә тиеш иде. Өч ел элек барлыкка килгән икенче мөфтият барлык мөселманнарны берләштерә дип санала. Тик бу татар җәмгыятенең аерымлашуына йогынты ясый. Татар җәмгыяте болай да бердәм түгел», — диде ул чыгышында.

«Парадигмалар алмашына шартларында татар белеме: теория, методология, практика» I Халыкара фәнни-гамәли семинарда ул Литва республикасының бу елны Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы дип игълан иткәнен искә төшерде.

Хөкүмәттә литвалы һәм татарның тәре йөртүчеләргә каршы бергә йөреше, татарларның бөтен сугышларда катнашуы, Литваның бәйсезлеге өчен көрәшүе, Литва дәүләтен торгызуда өлеше кертүе искәртелгән.

Галина Мишкинене Литва мәчетләрендә дин нигезләренә өйрәтү лагерьләре, курслары эшләп килүен әйтте. «Дүрт мәчет эшли. Әмма безнең мәчетләр җомга һәм зур бәйрәмнәрдә генә ачык була», — ди ул.

«2011 елгы җанисәп буенча, Литвада 3 меңнән артык татар булган. Безне Литва татарлары һәм Кырым татарларына бүләргә тырыштылар. Быелга статистикада без аз булырбыз дип уйлыйм», — дип фаразлады галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100