Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта «Кванториум» балалар технопаркы вәкилләре укучыларга дәресләр оештырган
Алар районда ике атна дәвамында ачык дәресләр бирәчәк.
(Актаныш, 6 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Рузилә Хәсәнова). Узган атнада «Адымнар-Актаныш» гимназия-интернатында Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы вәкилләре район мәктәпләреннән җыелган 90 укучыга ачык дәрес үткәрде. Алар районда ике атна дәвамында шундый дәресләр бирәчәк.
«Кванториум» балалар технопарклары — югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган, яңа югары квалификацияле инженер кадрлар әзерләүгә, инновацион технологияләр һәм идеяләр эшләүгә, тестлауга һәм гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән мәйданчыклар ул.
Район укучыларын соңгы елларда техник юнәлеш буенча үстерү аеруча игътибар үзәгендә. Аның буенча төрле юнәлештә эш оештырыла. Узган уку елында «Киләчәккә адым» дигән балалар техник иҗат фестивале узды. Актанышның 1нче мәктәбе базасында Чаллы «Кванториум»ы балалар технопаркы белән тыгыз элемтәдә эшләделәр. Алар укучыларны югарырак дәрәҗәдә техник иҗат белән шөгыльләнүгә тарттылар.
«Быел бу юнәлештә эшне тагын да киңәйтергә уйладык. „Кванториум“ белән килешүне озынайтып, эшне башлап җибәрдек. Аңа укучыларны күбрәк җәлеп итү максатыннан Актанышның 2нче мәктәбеннән, гимназия-интернаттан да укучыларны чакырдык», — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова.
Кванториум укытучылары укучылар белән VR/AR-квантум, автоквантум, аэроквантум, ИТ-квантум, геоквантум, галәм, наноквантум, нейроквантум, сәнәгать, робот техникасы, хайтек, 3D-модельләштерү, лазер технологияләре кебек юнәлешләр буенча шөгыльләнәләр.
«Адымнар- Актаныш» гимназия–интернатында алар «Агрокөн» үткәрде. Биредә «Кванториум» укытучылары укучыларны авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды.
Укуларны ачып җибәрүдә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып, аның әһәмиятен ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз