news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста логопед үзәге ачылды

Биредә күп балалы, аз керемле, тәрбиягә алынган балаларга бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге булачак.

Апаста логопед үзәге ачылды
http://apastovo.ru

(Апас, 6 декабрь, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ландыш Гайнуллина). 2020 елда республикада «Изгелек кыл» акциясе игълан ителгән иде. «Татнефть» оешмасы бу мәсьәләдә үрнәк күрсәтеп, күп кенә проектларга акчалата ярдәм итте. Шундый проектларның берсендә логопед булып эшләүче Фирүзә Сәлимуллина җиңеп чыкты. Ул логопед үзәге ачу өчен Грантка ия булды.

«Үзәктә балалар өчен күмәкләп тә, аерым гына да дәресләр узачак. Логопед массажы, ароматерапия, логопедик төзәтү, кече ми стимуляциясе, арттерапия һәм башка алымнар белән балаларның сөйләмдә булган кимчелекләрен төзәтәм», — ди логопед.

Бүген дәресләргә Салих белән Элина килгән. Балалар бер дә тик тормадылар. Туплар белән уйнады, кубиклар тезде, әкиятләр тыңлады. Дәресләр уеннар рәвешендә бик җанлы барды.

«Салих белән Элина сөйләмнәрендә кимчелекләр бар иде. Хәзер алар ачык сөйләшәләр, хәрефләрне төгәл әйтә алалар. Шулай да сөйләмне камилләштереп бетерергә кирәк әле», — ди Фирүзә Сәлимуллина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100