news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлегенә 25 ел тулды

«Иман» татар яшьләре берлеге 1994 елда барлык татар яшьләрен бергә туплау, аларның уртак кызыксынуларын булдыру, милли юнәлештә файдалы эшләр башкаруга җәлеп итү теләге белән оештырыла .

Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлегенә 25 ел тулды
yanarysh.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Удмуртиядә дә татар яшьләре хәрәкәтенең ике дистә елдан артык тарихы бар. Ноябрь аенда «Иман» татар яшьләре берлегенә 25 ел тулды. Бу турыда «Яңарыш» газетасында хәбәр ителә.

Мондый оешма өчен чирек гасыр — зур вакыт аралыгы. Соңгы елларда «Иман» татар яшьләре берлеге «Татар кызы» конкурсы, «Чәкчәк» бәйрәмнәре, «Мин татарча сөйләшәм», хәйрия акцияләре кебек чаралар уздырып, милләттәшләребез күңелен яулады.

«Иман» татар яшьләре берлеге 1994 елда барлык татар яшьләрен бергә туплау, аларның уртак кызыксынуларын булдыру, милли юнәлештә файдалы эшләр башкаруга җәлеп итү теләге белән оештырыла һәм әлеге максатларга ирешеп килә. Бүген дә оешманың көчле составы, кызыклы проектлары бар. Ә 30 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында татар яшьләре берлегенең чираттагы зур Корылтае булып узды.

Яшьләр бу җыелышта идарәнең яңа составын һәм рәис сайладылар, киләчәккә эш планнарын билгеләделәр. Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгының бүлек мөдире Виктория Папаева яшьләргә халыкара «Татар кызы-2019» конкурсын уздырганда куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Юбилей белән тәбрикләп, уңышлар теләде.

«Иман» татар яшьләре — Удмуртиядә генә түгел, Татарстанда һәм башка регионнарда да иң яхшы эшләүче оешмаларның берсе. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин яшьләрне бергә эшләргә, милли-мәдәни автономия, татар иҗтимагый үзәге уздырган чараларда катнашырга чакырды.

Җитәкчене, чыннан да, лаеклыны сайладылар яшьләр. Дилия Харисова быел яз аенда «Татар кызы — 2019» республикакүләм конкурста җиңү яулады, октябрь аенда Ижауда узган халыкара бәйгедә дә республикабыз данын яклады. Бүген ул Халыклар дуслыгы йортында методист булып эшли, милли тормышта да актив катнаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100