news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чит илдә яшәүче эшкуар-ватандашлар катнашында конференция үткәрәчәк

Республика җитәкчелеге 2020 елда Казанда чит илдә яшәүче эшкуар-ватандашлар катнашында конференция үткәрү тәкъдимен хуплады.

Татарстан чит илдә яшәүче эшкуар-ватандашлар катнашында конференция үткәрәчәк
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан киләсе елда РФ Тышкы эшләр министрлыгы инициативасы белән эшкуар-ватандашлар катнашында конференция үткәрәчәк. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан җитәкчелеге адресына Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровтан 2020 елда Казанда чит илдә яшәүче эшкуар-ватандашлар катнашында конференция үткәрү турында тәкъдим килде», - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге инициативаны хуплавын искәртте. «Моны без дә хуплыйбыз һәм әзерлек процессына кушылабыз, - дип өстәде ул. - Тышкы эшләр министрлыгы ватандашлар белән эшләүдә безгә ярдәм күрсәтә».

«Татар-информ» агентлыгы дәүләт программасы буенча Татарстанга якын чит илләрдә яшәүче 200дән артык ватандашыбыз күчеп киләчәге хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100