news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент каршындагы совет аварияле торактан күчкәндә түләнәчәк акча турында килеште

«Әлеге проект авария хәлендә булган торакларга кагыла», - ди Дәүләт Думасының төзелеш һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенников.

Президент каршындагы совет аварияле торактан күчкәндә түләнәчәк акча турында килеште
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Дәүләт үз ихтыяҗлары өчен милекче торагын алган очракта, компенсацияне санаганда, җир бәясе дә исәпкә алыначак. Татарстан Дәүләт Советының күчмә утырышында Гражданлык законнарын кодификацияләү һәм камилләштерү советы шул хакта закон проектын хуплады. Бу хакта журналистлар белән аралашканда Дума каршындагы Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенников хәбәр итте.

«Җыр участоклары төрле урында урнаша һәм аның бәясе төрле була. Шәһәрләрдә, бигрәк тә үзәктә, еш кына җирнең бәясе кыйммәт. Без күп фатирлы йортлар урнашкан җирләрнең күбесенең бүленүенә ирештек. Бу проект авария хәлендә булган торакларга кагыла — ул җәмәгатьчелек мәнфәгатьләре өчен алына. Без бу җирләрнең бүленгәннән соң гына алынырга мөмкин булуын әйтәбез», — ди Крашенников.

Ул мондый төзәтмә кертүнең гадел булуын әйтте. «Бирелгән яңа торакның урыны яхшырак булачак. Әгәр граждан акча алса, акчасы күбрәк булачак, шуңа күрә без керткән бу төзәтмә социаль, дөрес һәм гадел», — дип өстәде Павел Крашенников.

РФ Дәүләт Думасы вәкилләре Казанга РФ Президенты каршындагы Гражданлык законнарын кодификацияләү һәм камилләштерү советының күчмә утырышында катнашу өчен килде. Совет составы Владимир Путин указы билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100