news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Казанның Төбәкара клиник-диагностика үзәге хезмәткәрендә кызамык тапмаган

«Үзәк хезмәткәрендә әлеге диагноз рәсми рәвештә расланмады», - дип искәрттеләр клиник-диагностика үзәгендә.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Белгечләр Казанның Төбәкара клиник-диагностика үзәге медицина хезмәткәрендә кызамык тапмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына клиник-диагностика үзәгенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Үзәк хезмәткәрендә әлеге диагноз рәсми рәвештә расланмады. Шул ук вакытта, Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең киңәшләре тулысынча үтәлде», - дип искәрттеләр Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә.

«Татар-информ» агентлыгы кичә иртән Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең неврология бүлеге хезмәткәрен кызамык авыруы йоктыруда шикләнеп хастаханәгә озатулары хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100