Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
6-12 декабрьдә Казанда унберенче «Татар яшьләре лидер мәктәбе» узачак
Лидер мәктәбен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 7 декабрьдә 14.00 сәгатьтә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының конференцияләр залында (Казан, Сафьян урамы, 5) XI «Татар яшьләре лидер мәктәбе»нең тантаналы ачылышы була. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Чарада РФ Дәүләт Думасы Депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховның катнашуы көтелә.
Лидер мәктәбенең программасы лекция һәм гамәли дәресләр, түгәрәк өстәл һәм очрашуларны үз эченә ала. Делегатлар шулай ук «Таба» этномәдәни проектлар акселератында да катнашачак.
Чараның бер бурычы татар оешмаларының яшь җитәкчеләренә йогынты ясау, милли үзаңны, милли традицияләрне һәм туган телне үстерүдән гыйбарәт.
Лидер мәктәбен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз