6 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Ислам институты ректорына орден тапшырды, Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исемен алды, Татарстанга болытлы һәм карлы һава торышы килә.
Илшат Әминов шәһәр телевидениесе кабельдә 22нче төймәдә булса гына исән калачак дип саный / “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры төбәкләрдә эфир мультиплексы булдыру кирәклеге турында әйтте.Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды / "Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" исемен хоккейчы Павел Дацюкка, "Ел тренеры" исеменә Станислав Черчесовка бирделәр.Филүс Каһиров Америкага һəм Канадага беренче тапкыр гастрольгә чыга / Җырчы сүзлəренчə, бу аның күптəнге хыялы булган.Татарстан онкологы Россиядә сару кайнау эпидемиясе булуын әйтте / Белгеч сүзләренчә, сару кайнау ашказаны-эчәклек трактында зарарсыз шеш тудырырга да, яман шешкә дә китерергә мөмкин.Буа театры «Һөнәр» фестиваленә алып килгән драмада артистлар берничә роль башкарды / «Абага» драмасында Ркаил Зәйдулланың мишәр хикәяләре сәхнәләштерелгән.Удмуртия татарлары татар телен гаилә түгел, мәктәп кенә саклый алачагын әйтте / Бүген "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы Удмуртия авылларында татар милли традицияләрен саклауга багышланган утырыш уздыра.Рөстәм Миңнеханов Ислам институты ректорын орден белән бүләкләде / Татарстан Президенты Рәфыйк Мөхәммәтшинның Россия ислам институты һәм илнең ислам мәгариф системасы үсешенә мөһим өлеш кертүен билгеләп узды.Рәмис Аймәт Хәсән Туфан укуларын республика күләмендә үткәрергә тәкъдим итте / Аксубай мәдәният сараенда Хәсән Туфан укулары ачылу тантанасы булды.Татарстанда исеме алыштырылган аэропортларның бизәлешен үзгәртергә телиләр / Шушы көннәрдә «Россия 1» телеканалындагы «60 минут» тапшыруы эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына нәтиҗә ясадылар.Путин Татарстанда оештырылган проектта биш авыру баланың хыялын чынга ашырырга вәгъдә итте / Дәүләт башлыгы Тимур Сафинның «Минем белән бергә хыяллан» дигән хәйрия проекты белән танышты.Белем бирү һәм тәрбия янәшә барырга тиеш – мәгариф һәм фән министры / “Юкса, белемле, әмма оятсыз, әдәпсез, яисә намуслы, ләкин гыйлемсез кеше килеп чыгарга мөмкин”, - ди Рафис Борһанов.Татарстанга болытлы һәм карлы һава торышы килә / Юлларда урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин.Рөстәм Миңнеханов һәм Шамил Тарпищев республикада теннис үсеше турында сөйләште / Татарстан Президенты Татарстан Хөкүмәте Йортында Россия теннисы федерациясе башлыгы белән очрашты.Нияз Игъламов халык театрлары кайбер профессионалларга караганда да әйбәтрәк дип саный / Театр тәнкыйтьчесе халык театрларының профессиональлеген арттыру өчен семинарлар, мастер-класслар үткәрү кирәклеген әйтте.Удмуртлар арасында яшәүче татар авыллары милли мирасны саклаган - "Ак калфак" җитәкчесе / Бүген Удмуртиянең иң зур татар авыллары Кистем һәм Паюрада "Ак калфак" оешмасы күчмә утырышы узды.