Зәйдә булачак солдатларның соңгы төркеме 16 декабрьдә юлга кузгала

1 октябрьдән башлап, Зәйнең 83 егете Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә киткән

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). 1 октябрьдән башлап, Зәйнең 83 егете Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә киткән. Алар Новосибирск, Краснодар һәм башка өлкәләр, Севастополь һәм, әлбәттә, Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендәге хәрби частьларда хезмәт итәчәк.
10 егет - Знаменскида. Тиздән аларга тагын унау өстәләчәк. Булачак солдатларның соңгы төркеме 16 декабрьдә китәр дип көтелә.
Бу хакта “Зәй офыклары” газетасы хәбәр итә.