Йолдыз ШӘРАПОВА:

“Китап укыган кеше генә ак белән караны аера белә торган була”

“Эшләдем бер яхшлылык, дөнья китте яктырып” шигаре белән яшәүче шагыйрә Йолдыз Шәрапованың исеме “колаклы коймаклар”, “антеналы бәрәңгеләр” белән балаларга бик таныш. Ул 5 нче сыйныфта ук укыганда, “Сабантуй” газетасында эшләү хыялы белән янып яшәгән, нәтиҗәдә, КДУ татар филологиясе факультетын тәмамлап, гомерен иҗатка, балаларга багышлаган. Эшен “Ялкын”да башлап, соңыннан “Сабантуй”да дәвам иткән. Ул – Әлифбадан башлап дәреслекләргә кергән автор, 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләге иясе, Татарстан Язучыылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Әле укучылар өчен шәхси сайты да бар.
Бу араларда Йолдыз Шәрапованың тагын ике китабы дөнья күрде, шул уңайдан, без аның белән очрашып, әңгәмә кордык.


Йолдыз апа, сезнең күптән түгел генә яңа китапларыгыз дөнья күрде. Бу китаплар турында сөйләп китегез әле.
Минем ноябрь аенда 9нчы,10нчы китабым дөнья күрде. Хәтта икесе дә бер атнада чыкты, дияргә була. Минем өчен икесе дә бик кадерле. Беренчесе “Ялкау тел”. Ул ике телдә - “Ленивый язык”, рус телендә - тәрҗемә. Ходай бик әйбәт тәрҗемәче насый итте миңа. Ул Нью-Йоркта яши, милләттәшебез – Сурайя апа Гайнуллина, үзе Кама Тамагы районы ягыннан тумышы белән, Татарстан кешесе. Ул китап чыккан төшкә кайтты, һәм мәктәпләрдә очрашулар, ул китапның презентацияләрен үткәреп йөрдек, укучылар бик әйбәт кабул иттеләр. Шундый күңелле вакыйгалар булды.
Икенче китабым минем “Колакчын кигән кояш” дип атала. Болытлы көннәрдә бигрәк тә аны карыйсы килә, кояш искә төшә, кояш – яктылык, тормыш. Менә монда минем әле моңарчы китап булып чыкмаган өр-яңа шигырьләрем, бөтенләе белән. Башка китаплардан аермалы буларак, мин монда үземнең 10 җырымны керттем. Чөнки мәктәпләргә очрашуларга баргач, балалар балалар җырларын әзрәк беләләр, үзегез язмыйсыз дип тә әйткәлиләр. Һәм мин аларга монда язылган җырларымны ноталары белән бирергә булдым. Бу да кадерле бүләк, дип уйлыйм.
Китап чыгару автор өчен шатлык, билгеле, ләкин китап укучы өчен чыгарга тиеш, авторны күрсәтү өчен генә түгел. Бу елны мин бу ике китап белән төгәллим. Киләчәккә минем тагын бер китабым эшләнеп ята.
Рәхмәт “Хәтер” нәшриятына, ул миңа бик ярдәм итте. Менә бу китап 5мең тираж белән чыкты. Биш мең укучыга барып ирешә дигән сүз бит, әле аның әти-әнисен, әби-бабасын санасаң да, бик күп кеше укый дигән сүз. Шундый зур шатлык. “Хәтер” нәшрияты белән берничә проектыбыз бар. Алар үзләре миңа чыктылар, кайда бастырыйм микән, ничегрәк иҗатымны таратыйм икән, дип уйланып йөргән чакта, Ходай шулай аларны миңа китереп бирде. Ходай әмере белән чыккан китап. Тәрҗемәчесен дә Ходай табып бирде, аяк астыннан чыккан дигән шикелле. Нәшриятын да.

Бу китаплар нинди яшьтәге балалар өчен?
Минем китаплар мәктәпкәчә яшьтәгеләр, өлкән төркемдәгеләр һәм күбрәк башлангыч сыйныфлар өчен, ләкин нинди яшьтәге кеше укыса да, олыраклар инде балачакларына кайталар, миңа шулай диләр, хәтта әбиләр укыса да, оныкларына шуны сөйләсәләр, барыбер яхшы күңелле, әйбәт, игелекле кешеләр күбрәк булачак. Шуңа чикләнеп тә куелмаган, 0+, 12+ дип.
Китапка акча җәлләргә кирәк түгел, китап ул киләчәккә эшли торган әйбер. Мин үзем дә балалар әнисе бит инде, әгәр дә син вакытында китап укымыйча, балаларыңа акча кызганып йөрсәң, аннары бик күп чыгарга мөмкин акча, әле алай да ярдәм итә алмаска мөмкинсең. Балалар өчен, китап өчен акча җәлләргә кирәкми, акчада йөздереп түгел, әрәм-шәрәм итәргә кирәк түгел, ә менә кирәк әйбергә тотарга, түгәрәкләргә йөртергә, китаплар, интеллектуаль уеннар алырга.

Йолдыз апа, хәзер Интернет бик киң таралды, анда электрон китаплар да бик күп. Сезнеңчә, кайсы китапларга өстенлек бирергә кирәк?
Мин интернеттагы китапларга түгел, кулга тотып, исен иснәп, әле хәтта юрган астына кереп качып укый торган китапларга, дисәм инде, бәлки , сез гаепләрсез, Йолдыз апа картайган, замана белән бергә атламый дияргә мөмкинсез. Ләкин сез үзегез дә шулайдыр әле, чөнки барыбер китапның исе үк башка... Интернетка, компьютерга минем гомумән ышанычым чамалы, чөнки бер төймәгә бастыңмы, бөтен гомереңдәге рәсемнәр, бөтен язган язмаларың юкка чыгарга мөмкин. Бер караганда, ул бик җайлы, ләкин бик мәкерле. Интернетны яратам, Сурайя апа белән дә электрон почта аша аралаштык.
Ләкин Интернетка керер өчен дә, китап укып тәрбияләнгән, ак белән караны аера белгән кеше булырга кирәк. Аңа китап кына өйрәтә. Китап - ул фантазия, ул хыялланырга өйрәтә. Хәзер бит – зомбилар, караган да баккан. Әле бер шигырь шушы балалар өчен. Әни туктат дигәч, туктаттым, ди, малай исеменнән сөйләнелә. Ул аннары нәрсә эшләргә дә белми, кулым бер эшкә бармый, ярый телефонны кабыздым инде, ди. Яшәсен экраннар, компьютерлар, айпадлар, нишләр идек микән без - Рома, Ләйсән, Айратлар?! Эшсез калалар, чөнки белмиләр балалар нәрсә эшләргә.
Китап укыган кеше генә ак белән караны аера белән торган була.

Билгеле булганча, безнең татар китап кибетләре бик аз. Ничек бу хәлдән чыгарга, нәрсә эшләргә? Сезнең фикерегез нинди?
Мин үзем очрашуларга барганда, китапсыз бармыйм. Кукмарада булганым бар, Балтачта булганым бар, гомумән, булмаган район юктыр. Кая гына барсам да, машина белән китап алып барам. Һәм анда алып калалар: “Иии, шуның кадәр аз алып килгәнсең, бу бит чүлдә бер тамчы кебек, күбрәк алып килегез инде китапларны”, - диләр. Чыннан да китап укучыларга барып ирешми.
Монда инде, бәлки, дәүләти ярдәм кирәктер. Әле мин үзем уйлап торам, балконда өч китабым бар, дүртенчесе дә бар, анысы алданрак чыккан, әллә мин әйтәм, китап кибете ачарга микән, үз китабын чыгарып, сата алмаучылар күп бит инде, шунда ук очрашулар үткәреп,
бер әдәби салон кебек нәрсә ачарга микән әллә дигән бер хыялым бар. Ләкин шул ук мизгелдә банкротка төшәсең, чөнки китап укымыйлар хәзер... Күрәсең, безнең халыкка китап байлыгы түгел, ә башка байлык кыйммәтрәк, чөнки бик кыйммәт, шундый затлы китаплар ун сум, шуның кадәр төшерделәр китап бәясен, китапның бәясе төшәргә тиеш түгел, чөнки ул бик күп кешенең хезмәте. Басма әдәбият, басма матбугат киләчәккә эшли. Күчтәнәчкә конфет та алып бармыйча булмый, конфетны ашадың да, бетте, ярар, телгә әзрәк тәмле була да инде чәй эчкәндә, ә китап кала, истәлек булып кала. Менә мин хәзер Фирая Зыятдиноваларның, Шәүкәт Галиевларның китапларын алып карыйм да, китап барыбер авторыннан озаграк яши торган әйбер, китап ул мәңгелек. Шуңа күрә бүләккә китап бирү – ул матур гадәт тә, аны практикага кертергә кирәк.

Хәзер яшь шагыйрьләр күбәйде, сезнең аларга карашыгыз нинди? Яхшы, оста язалармы?
Без аларның бөтенесен беренче иҗатларыннан ук күрдек, беләбез. Без аларны кулларыннан тотып, колакларыннан тартып үстердек. Чөнки 4-5 нче класслардан безнең “Сабантуй” газетасына яза башлыйлар. Үзем гомер буе балалар иҗаты белән эшләдем. Бар билгеле, төрлесе бар. Әдәбиятка яшьләр килгәннәр икән, алар бөтенесе “Сабантуй”, “Ялкын”, балалар матбугаты аша килгән. Чөнки әгәр дә басылып, ниндидер фикер ишетмәсәң, укучыга газета, җурналларда басылу канат куя, ул үсә, язасы килә башлый, рухлана. Ә иҗатчыны аны канатландырып тормасаң, ул канатлар бик тиз сүнә. Шуңа күрә ул балалар белән без эшлибез. Сабантуйда чыккан шгырьләр китап булып та чыкты. Римма Шәехова, Алинә Бикмуллина, Эльвира Гайнатуллина һ.б. – безнең кызларыбыз.

Ә гаиләдә балаларыгыз әниләре шагыйрә булганга ничек карый?
Без гаиләдә 4 малай, 1 кыз үстерәбез. Алар күп шигырьләрне яттан белә. Әдилә “Мин әниемнең кызы” дигән шигырьне сөйләп, “Мини мисс Татарстана” бәйгесендә “Мисс-Сөембикә” булды. Газизнең дә телевидениеда чыгыш ясаганы бар. Алар - нечкә күңелле, ярдәмчел. Алардан яхшы сүз ишетү, рәхәт, билгеле.
Ләкин замана балаларны рухи яктан үстерү өчен авыр. Кайсы кыйблага каратырга, ничегрәк кеше итеп саклап калырга... Нәкъ шундый вактыта газета, журналлар кирәк, дип уйлыйм мин. Алар кыйбланы күрсәтергә, балаларны тәрбияләргә ярдәм итә. Татар гимназияләре дә балаларны дөрес тәрбияләүгә өлеш кертәдер, дип уйлыйм.

Шагыйрә, иҗат кешесе буларак киләчәккә планнарыгыз нинди?
Иҗат туктамасын, ак кышларны мин бик яратам, шул аклык, сафлык белән миңа илһам килә. Телем яшәсен, милләтем яшәсен, укучыларыбыз яшәсен, балаларга кирәк матбугат, “Сабантуй” яшәсен.
Киләчәктә китап бастыру планы, тагын берничәсе бар проектта. Ходай кушса, алары да дөнья күрер.


Әңгәмәдәш – Гөлзифа Садриева.