Яңа ел бәйрәмнәрендә 29 өстәмә поезд йөриячәк

Тимер юл составлары ихтыяҗ булган маршрутлар буенча хезмәт күрсәтәчәк

  (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәре һәм Раштуа каникуллары чорында өстәмә 29 поезд билгеләнә. Тимер юл составлары ихтыяҗ булган маршрутлар буенча хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр ителә Горький тимер юлларының рәсми сайтында.
Өстәмә поездлар 2013 елның 26 декабреннән 2014 елның 12 гыйнварына кадәр хезмәт күрсәтәчәк.
Тимер юл составлары Түбән Новгород-Мәскәү, Киров-Мәскәү, Казан-Мәскәү маршрутлары буенча юл алачак.
Моннан тыш, якын арада Түбән Новгород, Киров, Чабаксар, Ижау, Казаннан Мәскәү юнәлешендә өстәмә поездлар билгеләү планлаштырыла.
Шулай ук Түбән Новгород һәм Ижаудан өстәмә поездлар Санкт-Петербурга йөриячәк.
Гомумән алганда, Яңа ел бәйрәмнәре һәм Раштуа каникуллары чорында Горький тимер юлы тарафыннан 544 вагонлы 34 өстәмә состав гамәлгә куелачак.