ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы “Без хәтерлибез!” рубрикасын ача

Анда А. Иванов редакциясе астында 2012 нче елда бастырып чыгарылган “Россия Федерациясе геройлары” китабыннан мәгълүматлар урын алачак

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Ил геройлары каһарманлыгы мәңгелеккә халык күңелендә сакланып калырга тиеш. Ил геройлары көне алдыннан, 9 нчы декабрь көнне, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы СССР һәм Россия Геройлары батырлыклары турында яш буынга сөйләү максаты белән “Без хәтерлибез!” рубрикасын ача. Анда А. Иванов редакциясе астында 2012 нче елда бастырып чыгарылган “Россия Федерациясе геройлары” китабыннан мәгълүматлар нәшер ителәчәк. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рубрикада беренчеләрдән булып Марат Алыков турында мәгълүмат урын алачак. Яңа авиация техникасын сынау вакытында күрсәткән батырлыгы өчен Марат Алыковка 1998 нче елның 31 нче маенда “Золотая звезда” медале белән Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән.
2006 нчы елда 1 нче класслы атказанган очучы, Россия Герое М. Алыков РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый. “Шәхси батырлыгы өчен” ордены белән дә бүләкләнгән.