ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм һәм Удмуртия Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыклары арасында килешү төзелгән

Кичә әлеге ике республиканың вуз ректорлары советы каршындагы тәрбия эшләре буенча координацияләү советларының уртак утырышы узган

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Кичә, 5 нче декабрь көнне, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы бинасында Татарстан һәм Удмуртия Республикаларының вуз ректорлары советы каршындагы тәрбия эшләре буенча координацияләү советларының уртак утырышы узды. Аның эшендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Удмуртия Республикасының Яшьләр эшләре буенча министры Владимир Соловьев, ТР вузлары ректорлары советы каршындагы тәрбия эшләре буенча координацияләү советы рәисе Лариса Сулима, Татарстан һәм Удмуртия вузлары вәкилләре һәм башкалар катнашты, дип хәбәр ителә министрлыкның рәсми сайтында.
Очрашу кысаларында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм һәм Удмуртия Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән.
Шулай ук “Беги за мной” II Бөтенроссия сәламәт тормыш рәвеше фестивале нәтиҗәләре буенча һәм ТР студент хезмәт отрядларының 50 яшьлек юбилее кысаларында бүләкләү оештырылган.