Татарстан студентларының хезмәт отрядлары Европа белән Кытайны тоташтыручы юлны салуга үз көчен кертә

Бүген, бу хакта, ТР Милли музеенда узган “Яшьләрнең хезмәт адымнары” күргәзмәсендә хәбәр иттеләр

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Бүген ТР Милли музеенда “Яшьләрнең хезмәт адымнары” дип исемләнгән күргәзмәнең ачылышы булды. Күргәзмә Татарстан студентлары хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган иде.
Чарада ТР Президент Аппараты вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Яшьләр эшләре , спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре һәм студент хезмәт отрядлары ветераннары катнашты.
Татарстанда төзелеш отрядлары әле 1963 нче елда ук барлыкка килә. Нәкъ шушы елны Казан инженер-төзелеш институтының (хәзерге Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш акдемиясе) 3 отряды Казахстан АССРның Целиноград өлкәсе Есильск районына төзелешкә китә. 1966 нчы елда Татария студентлары төзелеш отрядларының беренче слеты була, ә 1967 нче елда студентлар төзелеш отрядларының республика штабы булдырыла.
“Мин үзем дә 30 ел элек студентларның төзелеш отрядында эшләгән кеше. 90нчы елларда мондый отрядлар әкренләп эшчәнлеген туктатты. 10 елдан артык вакыт үткәч, университетлар, студентлар кабат аларны торгыза башлады. Билгеле, бу эш җиңел булмагандыр. Студентларның кул көче ярдәме белән илдә бик күп әйбер төзелде. Шул исәптән, Татарстанда да”, - дип билгеләп узды РФ физкультура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев.
Студентларның хезмәт отрядлары ярдәмендә Татарстанда төзелгән зур объектлар арасында “КАМАЗ”, “Түбән Кама Нефтехим”, “Оргсинтез”, Универсиада объектлары һ.б. бар. “Иң катлаулы участокларга җибәрелгәндә дә, отряд әгъзалары үз эшләрен һәрвакыт тиешле югарылыкта һәм намус белән башкарды. Ике айдан ачылачак Сочидагы кышкы уеннарның объектларында да аларның өлеше бар. Алай гына да түгел – Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары Европа белән Кытайны тоташтырган юлны төзүдә дә катнаша”, - дип йомгаклады Марат Бариев үз чыгышын.
Чара кысаларында “Кешеләр үзләрен төзи” (“Люди строят себя”) исемле китапны тәкъдир итү дә каралган иде. Китапның тиражы – 1500 данә. Аны, иң беренче чиратта, юбилей чараларында катнашучыларга һәм дәрәҗәле кунакларга тапшырачаклар. “Әлеге китаплар - үткәннең һәм бүгенгенең хезмәткә кагылышлы элементлар җыелмасы. Татарстан яшьләренең батыр үткәнен белсен өчен, бу китапларны югары белем бирү уку йортлары һәм мәктәп китапханәләренә дә тапшырырга кирәктер дип саныйм”, - диде ТР Президентының эчке сәясәт буенча департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов.
Тантаналы ачыш күргәзмәне карау белән дәвам итте. Биредә төзүче отрядларында хезмәт куйган студентларның каскалары, кырга алып чыгып йөри торган зур термослары, өс киемнәре, эш кораллары, төрле плакатлар һәм башкалар урын алган. Кайчандыр үзләре шушы төзү отрядында танышып, бергә хезмәт иткән ветераннар очрашудан шактый канәгать калды, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.