“Татарстан” авиакомпаниясенең Ташкенттан, Самарадан һәм Саранскидан Казанга рейслары тоткарлана

Рейслар кичә расписание үтәлмәү сәбәпле тоткарлана

  (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). “Татарстан” авиакомпаниясенең Ташкенттан, Самарадан һәм Саранскидан Казанга рейслары тоткарлана.
Шулай итеп, самолет Ташкенттан Казанга 3.40 сәгатьтә төшәргә тиеш иде, әмма рейс 11.30 сәгатькә кичектерелде. “Казан” Халыкара аэропорты онлайн-таблода самолет әле кузгалмаган дип хәбәр ителә.
Борт Самарадан Татарстан башкаласына 11.55 сәгатьтә төшәргә тиеш иде, әмма рейсны 11.05 сәгатькә күчерделәр. Әле самолет шулай ук кузгалмаган.
Самолет Саранскидан Казанга 14.15 сәгатьтә төшәргә тиеш иде, рейсны 15.00 сәгатькә кичектерделәр.
“Татарстан” авиакомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рейслар кичә расписание үтәлмәү сәбәпле тоткарлана. Искәртеп узабыз, кичә берничә рейс пассажирлары авиакомпаниянең бурычлары булу сәбәпле, вакытында оча алмаган.
Тиздән расписание нормага китереләчәк,дип белдерделәр авиакомпания вәкилләре.
Шулай ук шул ук компаниянең Истанбул-Казан рейсы да кичектерелгән. Рейснын тоткарлану сәбәпләре хәбәр ителми.