Россия Тикшерү комитеты Росавиация департаментларында тентү үткәрә

Тикшерү ведомство лицензия биргән уку үзәкләре эшчәнлегенең законлы булуыннан шикләнә

  (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе Һава транспорты федераль агентлыгы департаментларында тентү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты сайтында белдерелә.
Россия Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе Казан аэропортында булган авиаһәлакәт буенча РФ ҖК 263 маддәсенең 3 бүлегендә каралган җинаять билгеләре буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне дәвам итә.
Җинаять эшен тикшерү кысаларында тикшерүчеләр фаҗигага очраган экипаж әгъзаларын укыту һәм яңадан әзерләү нечкәлекләрен ачыклауны дәвам итә. Бүгенге көндә самолет командиры Рөстәм Салихов һава судносы штурманы белгечлегенә ия булуы, ә аннары Росавиация лицензияләгән авиация уку үзәкләрендә берсендә коммерция авиациясе пилоты таныклыгы алуы ачыкланган.
Тикшерү ведомство лицензия биргән, хәзер ябылган уку үзәкләре эшчәнлегенең законлы булуыннан шикләнә. Моның белән бәйле рәвештә, Россия Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе Һава транспорты федераль агентлыгы департаментларында бу уку үзәкләренең эшчәнлегенә бәйле документларны алу буенча тентү үткәрә. Аннары тикшерүчеләр бу департаментлар җитәкчеләреннән сорау алачак.