Ноябрьдә Әлки районында 11 бала туган

Узган елның шушы чорына карата 10 балага кимрәк бу

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Үткән айда Әлки муниципаль районында 14 пар никахлашкан, 1 генә гаилә таркалган.
Ноябрьдә 11 бала дөньяга килгән, 23 кеше бакыйлыкка күчкән. Ел башыннан бирле район халкы яңа туган бәбиләр хисабына 166 кешегә арткан, 101 туй булган, 296 районлының гомере өзелгән, 53 пар аерылышкан.
Чагыштыру өчен: 2012 елның ноябрендә 21 бала туган, 31 кеше вафат булган, 10 гаилә төзелгән, 4 пар аерылышкан. Ә елның 11 аенда 185 бала дөньяга килгән, 298 кеше үлгән, 101 пар өйләнешкән, 43 гаилә таркалган, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.