Казан ярминкәсе Иваново, Италия, Кытай туку фабрикалары җитештергән товарлар тәкъдим итә

Ярминкә тулы бер атна эшләячәк

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). 11-15 декабрьдә Казан ярминкәсендә Иваново, Италия, Кытай туку фабрикалары җитештергән товарлар тәкъдим ителә.
Анда исә бамбук җепселләреннән, “мисыр” мамыгыннан, сатиннан һ.б. материаллардан тегелгән урын-җир әйберләре, тут агачы ефәк күбәләге җепләре, бамбук җепселләре, дөя мамыгы тутырылган мендәрләр һәм юрганнар, шулай ук урын-җир япмалары, плед, сөлге һәм хуҗалыкта кирәк булган башка әйберләр сәгать 11дән кичке 7гә кадәр сатыла. Кергәндә акча түлисе түгел.
“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгеннән шундый хәбәр алынды.