Казан аэропортында һәлакәткә очраган “Боинг” самолеты пилотларының канында наркотик һәм алкоголь табылмаган

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә

 (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Экспертиза нәтиҗәләре буенча Казан аэропортында һәлакәткә очраган “Боинг” самолеты пилотларының канында наркотик һәм алкоголь табылмаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты сайтында белдерелә.
Бүгенге көндә авиафаҗигадә һәлак булган 50 кешенең дә гәүдә өлешләре танылган.
Россия Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе Казан аэропортында булган авиаһәлакәт буенча РФ ҖК 263 маддәсенең 3 бүлегендә каралган җинаять билгеләре буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне дәвам итә.