Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә “Сәламәтлек саклауда сыйфат белән идарә итү” темасына мастер-класс узачак

Мастер-класс эшендә ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашачак

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә, ягъни 7 нче декабрьдә Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә “Сәламәтлек саклау системасында сыйфат белән идарә итү” темасына мастер-класс узачак.
Әлеге чара Татарстан сәламәтлек саклау системасына идарә итү буенча оптималь оештыру-методологик формаларны гамәлгә кертү өчен җитәкчеләр һәм белгечләрне берләштерү һәм медицина ярдәме сыйфатын камилләштерү максаты белән оештырылган.
Катнашучылар сыйфат менеджментының бүгенге көн принциплары перспективаларына һәм проблемаларына тукталачак. Татарстанда заманча оештыру-идарә технологияләрен гамәлгә кертү тәҗрибәсе дә тәкъдим ителәчәк.
Мастер-класс эшендә ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, сыйфат менеджменты системасын кертү буенча халыкара консультант Гюнтер Лешер, сәламәтлек саклау учреждениеләренең баш табиблары һәм башкалар катнашачак.