ТР башкаласында “Минем булачак һөнәрем” конкурсының икенче этабы уза

Шул ук көнне Казанда “Уңышка юл” конкурсының җиңүчеләрен, призерларын һәм лауреатларын бүләклиләр

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә көндезге бердә Казан машина төзелеше техникумы базасында һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “Минем булачак һөнәрем” конкурсының икенче этабы уза. Шул ук көнне Казанда “Уңышка юл” республика наркотикларга каршы проектлар конкурсының җиңүчеләрен, призерларын һәм лауреатларын бүләклиләр. Бүләкләрне педагогия өлкәсендә эшләүчеләр алачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Минем булачак һөнәрем” конкурсының икенче этабында беренче этапта җиңүчеләр көч сынашачак. Катнашучы 5 минут эчендә үзенең эше һәм һөнәрендә ирешкән уңышлары турында сөйләргә тиеш була.

Исегезгә төшерик, конкурс берничә номинациядә үтә: “Минем һөнәр – профессиональ уңыш нигезе”, “Минем булачак һөнәрем” яки “Минем хезмәт хезмәт базарында”.

Катнашу өчен, компьютерда презентация әзерләргә, берәр номинациянең темасы буенча эссе язарга кирәк иде.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

Конкурсны оештыручы – ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.