Татарстанда явым-төшемсез салкын һава саклана

Көндез Казанда температура 4-6 градус салкын, ТР буенча 3-8 градус

  (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек.
Көндез Казанда температура 4-6 градус салкын, Татарстан буенча – 3-8 градус.
8 декабрьгә каршы төндә республикада кар явуы көтелә, температура көндезге кебек булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.