Менделеевск районының тугыз авылына интернет кертеләчәк

Абалач, Илнәт, Енабердино, Камай, Монашево, Монай, Песәй, Татар Чаллысы һәм Турай торак пунктларына Интернет һәм кәрәзле элемтә үткәреләчәк.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгы интернет һәм кәрәзле элемтә барлыкка киләчәк торак пунктлар исемлеген раслады. Менделеевск районында интернет тугыз торак пунктка кертеләчәк. Бу турыда «Менделеевск яңалыклары» газетасы яза.

Алар арасына Абалач, Илнәт, Енабердино, Камай, Монашево, Монай, Песәй, Татар Чаллысы һәм Турай авыллары керә.

Интернет республиканың 43 районындагы 755 авылда булачак.

Интернет «Элемтә турында» федераль закон кысаларында кертелә.