Әлки районында яңа исәп-хисап приборлары куялар

Әлки район электр челтәрләре җитәкчесе Руслан Шәйхетдинов әйтүенчә, яңа хисап приборлары авылларда 2025 елга кадәр куелачак.

(Әлки, 6 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы энергетиклары Базарлы Матак, Юхмачы, Чуаш Кичүе, Иске Әнҗерә авылларының кайбер урамнарында электр энергиясен исәпли торган яңа приборлар урнаштырганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу эшләр «Сетевая компаниясе» хисабына башкарыла, кулланучыларга яңа счетчиклар сатып алырга кирәкми. Яңа өйләргә керүчеләргә дә интеллектуаль приборларны бушлай урнаштыралар. Район буенча барысы 330 «акыллы» счетчик куелган инде.

«Бик уңайлы, ай саен счетчик күрсәткечләрен карыйсы юк — яңа җайланма барысын да үзе эшли», — ди район үзәгендә яшәүче пенсионер Антонина Андреева. Аның өе янындагы электр баганасына да көмешсу төстәге яңа шкаф урнаштырылган.

Әлки район электр челтәрләре җитәкчесе Руслан Шәйхетдинов әйтүенчә, яңа хисап приборлары авылларда 2025 елга кадәр куелачак.