Алексеевск районы приютында тәрбияләнүчеләр матурлык салонында чәчләрен кистерде

«Забота» приютында тәрбияләнүчеләр яңа присескаларыннан канәгать калды.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Алексеевск районының «Забота» приютында тәрбияләнүчеләр иганәчеләр ярдәме белән матурлык үзәгендә чәчләрен кистерде.  Шәхси эшмәкәр Наталья Вержакова һәм матурлык салоны осталары балаларның чәчләрен алар теләгәнчә кисте һәм чәчләрне карау буенча киңәшләр бирделәр. Бу турыда «Заря» газетасы яза.

Балалар яңа прическаларыннан канәгать калган. Алар яхшы кәеф һәм татлы ризык белән приютка кайткан.

«Забота» коллективы Наталья Вержаковага һәм аның коллективына профессиональлек һәм һәр клиентны аңлаулары өчен рәхмәт әйтте.