Алабуга районының унике авылында интернет кертеләчәк

Татарстанның 755 авылында интернет булачак.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Алабуга районында 12 торак пунктта интернет кертәчәкләр. Челтәргә Илмәт, Олы Качык, Олы Елово, Олы Шүрнәк, Гәр, Лекарево, Малореченск, Яңа Мурзиха, Иске Күклек, Татар Дөм-Дөме, Хлыстово һәм Яковлев авылларында яшәүчеләр кушыла ала. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. 

Элегрәк Россия Цифрлы үсеш министрлыгы интернет һәм кәрәзле элемтә барлыкка киләчәк территорияләр исемлеген раслады. Бу исемлеккә Татарстанның 755 авылы кертелгән. 

Бөтендөнья челтәренә тоташтыру «Элемтә турында» федераль закон буенча узачак. Йөздән биш йөзгә кадәр кеше яши торган авыллар Wi-Fi га керү нокталары белән тәэмин ителәчәк.