420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Иваново шәһәрендә Милләтләр йортында Татарстан артистлары катнашында концерт булды. Биредә «Идел егетләре» ансамбле, Эльвира Хәйруллина, Айдар Габдинов чыгыш ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концерт милли мәдәниятләр фестивале кысаларында узды. Артистлар җырлады, биеде, музыка коралларында уйнады. Репертуар бик төрле булды һәм беркемне дә битараф калдырмады, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдә ватандашларыбыз.
⠀Мәдәни чарага шулай ук күрше төбәкләрдән: Ярославль, Фурманов, Мәскәү, хәтта АКШ һәм Литвадан кунаклар килгән. ⠀
Бу көнне якшәмбе татар мәктәбенең кечкенә йолдызчыклары да сөендерде, дип хәбәр итә оештыручылар.