Башкортстан халыклары Дуслык йортының 25 еллыгын билгеләп үттеләр

Бәйрәмне милли кием, кул эшләре күргәзмәләре бизәде.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). 4 ноябрьдә Башкортстан халыклары Дуслык йорты оешуга 25 ел тулу уңаеннан иҗтимагый оешмалар вәкилләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен котлау чарасы үтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада йөздән артык кешегә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мөхтәрият Советы рәисе Римма Үтәшева, рәис урынбасары Альбина Хәлиуллина, совет әгъзалары, Уфаның татар гимназияләре директорлары Әнфисә Галимҗанова һәм Равиль Идрисов бар иде. Шулай ук милли оешма җитәкчеләре Дуслык монументына чәчәкләр салу тантанасында да катнашты.

Тантаналы чаралар зур концерт белән тәмамланды. Бәйрәмне милли кием, кул эшләре күргәзмәләре бизәде.