6 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Республика халкын Татарстан Конституциясе көне белән котлады, Фәрит Мөхәммәтшин Мирфатыйх Зәкиевкә мактау билгесе тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Республика халкын Татарстан Конституциясе көне белән котлады / "1992 елда ТР Конституциясен кабул итү Республиканың хәзерге хокукый системасын булдыруда әһәмиятле роль уйнады", - ди республика җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин: Республиканың алдагы үсеш гаранты - бүгенге Конституция / "Татарстан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә" нормасының әһәмиятен әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Мирфатыйх Зәкиевкә мактау билгесе тапшырды / 1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы Рәисе, академик Мирфатыйх Зәкиевнең парламентаризм үсешенә керткән өлеше билгеләп үтелде.

Иваново Милләтләр йортында Татарстан артистлары концерт куйган / Мәдәни чарага Ярославль, Фурманов, Мәскәү, хәтта АКШ һәм Литвадан кунаклар килгән.

Шакир Яһүдин: Конституцион корылыш тотрыклылыгы милләтара татулыкны тәэмин итте / Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе соңгы Конституциянең дәүләтчелекне югарырак дәрәҗәдә теркәгәнен билгеләп узды.

Конституция үзгәрсә дә, төп кыйммәтләре үзәрешсез калды, дип саный Зилә Вәлиева / Беренче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, Татарстан Конституциясе аны төзегән авторларның фәнни әзерлегенең югары дәрәҗәсен күрсәтә.

Казан кызы Земфира Садриева Италиядә халыкара бәйгедә Гран-при алды / Земфира Садриеваның җиңүе өчен аның Илһам Шакиров репертуарындагы «Син сазыңны уйнадың» җырын башкаруы тәэсир иткәндер дип саный педагогы.

Индус Таһиров суверен статуска омтылыш һәрвакыт үзгәрешсез булды дип саный / Җәмәгать эшлеклесе Татарстанның 1990 еллар булдырган мөмкинлекләрдән файдалана алганын искәртте.

Эчке эшләр министры полиция хезмәткәрләренә торак өчен сертификат тапшырды / Җиде ел эчендә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының 511 хезмәткәренә һәм 199 ветеранына торак сатып алу яки төзү өчен бердәм сертификат тапшырылды.

Марат Галиев Татарстан Конституциясенә халыкара хокук нигез булуын әйтте / “Халыкара хокук Конституциянең конструкциясен формалаштыру өчен база булды”, - ди депутат.

Татарстанда җилле һәм яңгырлы җылы һава торышы саклана / Иртәгә көндез һава 14 градуска кадәр җылыначак.

Ренат Харис депутатларны, газета-журналларны дөрес терминнар кулланырга өндәде / Әгәр терминологияне үз көенә җибәрсәк, һәркем үзенчә шәрехләсә, бу бөтен дәүләткә бәла китерәчәк, дип саный ул.