Россиялеләр автомат трансмиссия белән җиһазландырылган автомобильләрне күбрәк сатып ала

Мондый машиналарны сату, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2,5 процентка арткан.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча, Россиядә автомат трансмиссия белән җиһазландырылган 566 меңнән артык яңа автомобиль сатылган. Шул рәвешле, россиялеләрнең 54,1 проценты «автомат»ка өстенлек биргән, дип яза «Известия».

Мондый машиналарны сату, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2,5 процентка арткан.

Моңа кадәр iz.ru порталы 2017 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча автоэкспертларның Россиядә иң популяр ун кроссоверны үз эченә алган рейтинг төзүе хакында хәбәр иткән иде.