Россия ир-атлары интернет-кибетләрдән әйберне күбрәк сатып ала башлаган

Алар күбесенчә гаджетлар, йорт һәм ремонт өчен техника, кием-салым һәм бүләкләр сатып ала.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Россия ир-атлары интернет-кибетләрдән әйберне күбрәк сатып ала башлаган. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында ир-атлар тарафыннан шундый кибетләрдән сатып алынган товарлар өлеше 47 процент тәшкил иткән. Узган елның шул чорында исә ул 42 проценттан артмаган. Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясендә шундый мәгълүматлар китерделәр, дип хәбәр итә RT.

Эксперлар әйтүенчә, ир-егетләр күбесенчә гаджетлар, йорт һәм ремонт өчен техника, кием-салым һәм бүләкләр сатып ала.