Разил Вәлиев: Иртәрәк җыелган булсак, телләр мәсьәләсендә хәл итмәслек мәсьәлә калмас иде

Тел язмышы турында сөйләшүләр, “түгәрәк өстәл”ләр күптәннән башланырга тиеш иде, ди халык шагыйре.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). ТР Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев телләргә бәйле вәзгыять иртәрәк хәл ителергә тиеш иде дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә “түгәрәл өстәл”дән соң әйтте.

Исегезгә төшерәбез, Бүген ТР Фәннәр Академиясендә галимнәр, фән белгечләре, укытучылар һәм сәясәтчеләр татар теленең хәле, аны мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытуның “Конституция: дәүләт һәм туган телләрне укытуда хокуклар һәм гарантия” дигән “түгәрәк өстәл”гә җыелды.

“Тел язмышы турында сөйләшүләр, “түгәрәк өстәл”ләр күптәннән башланырга тиеш иде. Югарырак дәрәҗәдә, прокурорлар йодрыгы, прокуратура карары белән түгел, киңәш-табыш белән бу мәсьәләне хәл иткән булсак, җәмгыять өчен дә, халык өчен дә, укытучы-укучылар өчен дә, ил өчен дә күпкә файдалырак булыр иде. Чөнки монда хәл ителмәслек мәсьәлә юк иде. Җыелырга кирәк иде. Прокуратураның яки Мәгариф күзәтчелегенең шундый дәгъвасы бар икән, Казандамы, Мәскәүдәме, башка төбәктәме – җыелырга кирәк иде. Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге, Мәгариф күзәтчелеге вәкилләре, Прокуратура, Президент Аппараты һәм милли республикалардан җитәкчеләрне җыеп, “Менә шундый мәсьәлә бар, аны хәл итү өчен, эшләр эшләргә кирәк” дип, күрсәтмәләр бирергә иде. Прокуратурага түгелдер бәлки, җитәкчеләргә әйткән булсалар, нишләп аны үтәмәсеннәр иде икән? – диде комитет җитәкчесе “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, югары дәрәҗәдә уртак тел табылган булса, җәмгыятьтә мондый ыгы-зыгы тумаган да булыр иде. Ә моның җитәкчелеккә дә, халыкка да, дәүләткә дә - беркемгә дә файдасы юк.

“Теш кайраучылар һәрвакыт бар һәм булачак. Нәрсә генә кабул итсәң дә, җәмгыятьнең 5% халкы каршы килә. Әмма мине бер нәрсә аптырашта калдыра. Мөрәҗәгать бит, теге яктан да, бу яктан да булды. “Рус телен начар укытасыз, сәгатьләр саны аз, сыйфаты начар” дип мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук “Татар мәктәпләрен ябалар, сәгатьләр аз, предметларны рус телендә генә укытасыз” дип каршы чыгучылар да булды. Тик ни өчендер, мөрәҗәгать итүчеләрнең бер ягын гына исәпкә алдылар. Нишләптер, икенче ягы турында исәпкә дә алмыйлар. Нигә җәмгыятьнең бер өлешенә уңайрак мөнәсәбәт. Аларны ишетәләр, ә икенче өлешен ишетмәмешкә салышалар? Бу шулай ук конфликтлы ситуация китереп чыгарырга мөмкин. Инде яхшыга өметләник, өметсез шайтан гына бит”, – ди Разил Исмәгыйль улы.