Әлмәт мәчетендә татар теле дәресләре башлана

Курслар 15 ноябрьдән башлана һәм һәр атнаның чәршәмбе көнендә булачак.
(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәт мөхтәсибәтендә татар теле укыту дәресләренең икенче сезоны башлана. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Теләгән һәркем өчен дәресләр Әлмәт үзәк мәчетендә уздырылачак. Курслар 15 ноябрьдән башлана һәм һәр атнаның чәршәмбе көнендә, кичке сәгать алтыда булачак.Курсларны филология фәннәре кандидаты, доцент Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев алып бара.