«ЭКОлидер» бәйгесенә материаллар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә

Иң яхшы табигать сакчыларын декабрьдә игълан итәчәкләр.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсының старт алуы турында игълан итә.

Бәйгедә бурычлары табигатьне сакларга өйрәтүдән гыйбарәт булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф булмаган активистлар һәм журналистлар катнаша ала.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

 Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:
- нефть һәм газ сәнәгате;
- төзелеш сәнәгате;
- торак-коммуналь комплексы;
- агро- һәм урман сәнәгате;
- мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү;
- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;
- югары һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.

Җирле үзидарә органнары:
- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышы өчен;
- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышы өчен;
- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышы өчен.

Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:
- иҗтимагый берләшмәләр;
- гражданнар;
- халык контроле.

Гаммәви мәгълүмат чаралары:
- иң яхшы телесюжет;
- иң яхшы радиосюжет;
- электрон гаммәви мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы;
- вакытлы матбугатта дөнья күргән иң яхшы мәкалә.

Материаллар 2017 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурска шул ук елның декабрендә йомгак ясалачак. Бәйге әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик иминлек мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген бәяләү максатыннан үткәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен - 8(843)2676822.

Конкурсның нигезләмәсе белән ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтының «Министрлык эшчәнлеге» – «Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм» бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/2017.htm) танышырга мөмкин.