Балтачта террорга каршы комиссия утырышы булды

Республика һәм район террорга каршы комиссияләр карарларының үтәлеше, эшләнгән эшләр, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр.

(Балтач, 6 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районы Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы булды, дип яза җирле басма.

Анда комиссия әгъзаларыннан тыш район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары, дин әһелләре, көч структуралары җитәкчеләре катнашты. Иң элек республика һәм район террорга каршы комиссияләре карарларының үтәлеше, башкарылган эшләр турында сөйләштеләр. Чыгыш ясаучылар исә һәркайсы төрле проблемалар күтәрде. Әйтик, халык күп йөри торган социаль-мәдәни объектларны дами контрольгә алу, капитальремонт барган һәм яңа төзелгән биналарга видеокүзәтүләр оештыру, халык күп йөри торган 37 бинага “куркынычсызлык паспорты” ясату һәм тиешле таләпләргә җавап бирерлек чаралар күрү, читтән күчеп кайтучылар яки вакытлыча яшәргә килүчеләр, интернет челтәрләрендә барлыкка килгән төрле төркемнәр һәм агымнар, тыелган әдәбият белән бәйләнешкә керүләрне булдырмау, динара, милләтара багланышлар... боларның берсен дә безгә кагылмый дип тынычланыр ярамый – уртак фикер әнә шундый булды.