“Бөек Идел юлы” турына беренче туристлар билетлар алган

Әлеге маршрутка Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола, Самара һәм Ульяновск шәһәрләре кергән.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). “Бөек Идел юлы” турына беренче туристлар билетлар алган. Алар Казанга да керәчәк. Бу хакта Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитетының дәүләт туристлык эшчәнлеген көйләү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ситдыйкова җиткергән.

“15 маршрут эшләнде һәм тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта икесе тулысынча эшләнеп бетте һәм билетлар сатуга куелды. Алар буенча индивидуаль туристлардан заказлар бар”, – дип шәрехләгән Ситдыйкова ТАССка.

Аның сүзләренчә, Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола, шулай ук Казан, Самара һәм Ульяновск шәһәрләре кергән турлар турында бара. Сәяхәткә су юлы белән дә, автомобиль юлы белән дә чыгарга була. Сәяхәт барышында әлеге шәһәрләрнең истәлекле урыннары һәм аларның Россия тарихына керткән өлеше турында танышып булачак.

Ситдыйкова аңлатуынча, калган турлар 2018 ел башына яисә укучыларның язгы каникул чорына эшләнеп бетәчәк.