6 ноябрьнең төп яңалыклары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика Конституциясе көне белән котлады, Фәннәр Академиясендә телләр мәсьәләсендә резолюция кабул ителде.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика Конституциясе көне белән котлады/ Конституция Татарстанның сәяси системасының хокукый нигезләрен булдырды, диелә котлауда.

"Калеб" җыены яшь татар иҗатчылары белән таныштырды/ "Калеб"нең чираттагы кичәсе Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультетында үтте.

Дания Заһидуллина: "Татар теленең хәле ничек?" дип, һава торышы сораган кебек сорашалар/ Татарстан Фәннәр Академиясендә татар теленең киләчәге хакында сөйләшәләр.

Бурятиядә «Татары на Байкале» дигән китап дөнья күрде/ Китапта Байкал буе һәм Байкал аръягы татарларының тарихы, демографиясе һәм мәдәни традицияләре сурәтләнә.

Татарстан Фәннәр Академиясендә телләр мәсьәләсендә резолюция кабул ителде/ Резолюция 10 пункттан тора.

Анталияда төрки дөньяның милли китапханәләре берләште/ Моннан соң төрки дөнья милли китапханәләре арасында тыгыз хезмәттәшлек урнашачак.

Ирек Шәрипов:Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри предмет итеп калдыру турында резолюциябез бар/ “Бу - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим ителәсе компромисс укыту планы”, – диде спикер.

Разил Вәлиев: Иртәрәк җыелган булсак, телләр мәсьәләсендә хәл итмәслек мәсьәлә калмас иде/ Тел язмышы турында сөйләшүләр, “түгәрәк өстәл”ләр күптәннән башланырга тиеш иде, ди халык шагыйре.

Солтан Исхаков Татарстанда фотосәнгатьне сакларга тырыша – Казан фотографлары/ Казанның танылган фотографлары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Солтан Исхаковны шәхси күргәзмәсе ачылуы белән тәбрик итте.

Казанда Татарстан Конституциясенә багышланган акция-концерт үтте/ Концертта удмурт, мордва, крәшен артистлары да чыгыш ясады.